news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгын урынында мәет табылган

Ике бүлмәле фатирда янгын сүндерелгәннән соң мәет табылган.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген бердәм 112 номеры диспетчерлык хезмәтенә 17 сәгать 17минутта Казанда Лаврентьев урамындагы 20нче йортның ике бүлмәле фатирында янгын чыгуы турында җиткерделәр, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Янгын 17 сәгать 32 минутта бастырылган, янгын сүндерүчеләр фатирда кеше мәетен тапканнар. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot