news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгын сүндерүчеләр ут капкан трамвайны сүндергән

Бүген иртән Казанда Габишев – Зорге урамнары киселешендә 4нче номерлы маршрут буенча хәрәкәт итүче трамвайның йөртүчесе кабинасында электр калканы яна башлаган.

Янгын сүндерүчеләр ике квадрат метрлы мәйдандагы утны сүндергән.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче биш кеше трамвайдан мөстәкыйль рәвештә чыккан. Зыян күрүчеләр юк.

Янгынның якынча сәбәбе – транспорт чарасының системалары, узеллары һәм механизмнары төзек булмау.

news_right_1
news_right_2
news_bot