news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгын сүндерүчеләр ут чыккан фатирдан ир-атны коткарган

Казанның Ямашев проспектында тугызынчы каттагы өч бүлмәле фатирда янгын чыккан. Янгын мәйданы якынча 0,1 квадрат метр тәшкил иткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын сүндерүчеләр фатирда 1983 елгы ир-атны тапкан. Ул яну продуктлары белән агуланган булган. Зыян күрүчене 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә китергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot