Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда янгын сүндерү-гамәли спорт буенча XI Бөтенроссия ярышлары үткәрелә
Бер үк вакытта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге янгын сүндерү-гамәли спорт буенча VI кышкы чемпионаты уза
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе спорт манежында янгын сүндерү-гамәли спорт буенча XI Бөтенроссия ярышлары һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәгенең ТР Премьер-министры Кубогына янгын сүндерү-гамәли спорт буенча VI кышкы чемпионаты ачылды.
Ярышларда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк үзәкләре һәм уку йортлары җыелма командалары катнаша. Россиянең 19 төбәгеннән 330 катнашучы һәм 20 команда чыгыш ясый. Ярышлар тарихында беренче тапкыр төп бүләк өчен кызлар да көч сынашачак.
Ярышлар янгын сүндерү-гамәли спорт программасының 2 төре буенча үткәрелә: өлкәннәр арасында 100 метрлы каршылыклы полосаны узу һәм штурмлау баскычы буенча өйрәнүләр каланчасының 4 нче каттагы тәрәзәсенә менү, яшүсмерләр һәм өлкән төркемнәр арасында – манараның 3 нче каттагы тәрәзәсенә менү, кече һәм урта төркем яшүсмерләр төркеме өчен – 2 нче каттагы тәрәзәгә. Ярышлар җиңүчеләре команда һәм шәхси беренчелектә билгеләнәчәк.
Ярышлар катнашучылар парадыннан башланды, анда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы - ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин да катнашты. Тамашачылар өчен “Мгновение” бию театры чыгыш ясады.
Шулай ук ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы, Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Алексей Песошин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин катнашты.
“Татарстан футбол һәм хоккейда да үз спорт казанышлары белән дан тота. Янгын сүндерү-гамәли спорт та искәрмә түгел. Бу ярышлар 11 нче тапкыр үткәрелә. Спортчыларның нинди дәрәҗәдә әзер булулары, профессиональ булуларына матди кыйммәтләрне саклау гына бәйле түгел, ә иң мөһиме – кешеләр гомере”, - дип сөйләде Алексей Песошин.
Катнашучыларны Игорь Паньшин сәламләде. “Безнең янгын сүндерү-гамәли спорт елдан-ел динамик үсеш ала. Татарстан шартларны, икътисади вәзгыятьне исәпкә алып, алга баруын һәм бу спорт төрен үстерүне дәвам итә. Бүген баш идарә башлыклары нәрсәгә омтылырга кирәклеген күрсен өчен махсус чакырылды. Татарстан Россия чемпионы, бу республика, баш идарә башлыклары һәм барлык спортчылар хезмәте”, - дип белдерә Паньшин.
Тантаналы чыгышлардан соң ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин турнирның мәртәбәле кунакларына истәлекле бүләкләр тапшырды. Ярышларда катнашучыларга, традиция буенча, чәкчәк бүләк ителде. Ярышлар ачылышы тантанасы РФ һәм ТР дәүләт флагларын күтәрү белән тәмамланды. Флаг күтәрү хокукы узган елгы ярышлар җиңүчесе – ТР командасына бирелде.
Ярышлар ике көн рәттән үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз