news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгын сүндерүчеләрнең ут капкан фатирдан ир-атны коткаруын видеога төшергәннәр

Бигичев урамындагы 16нчы йортта янгын тәмәке тартканда саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Казанда янгын сүндерүчеләрнең ут капкан фатирдан ир-атны коткаруын видеога төшергәннәр
соцсети

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Казанда янгын сүндерүчеләрнең күпкатлы йортның бишенче катындагы ут капкан фатирдан тәрәзә аша ир-атны коткаруын видеога төшергәннәр. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар интернетка шул хакта видео урнаштырган.

Кадрларда бишенче каттагы фатирның тәрәзәсеннән кара төтен чыгуы, тәрәзә төбендә утырган ир-атның ярдәм сорап кычкыруы күренә.

Ут белән көрәшүчеләр автобаскыч буйлап күтәрелеп, фатир хуҗасына аска төшәргә ярдәм итә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын тәмәке тартканда саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot