news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгын сүндерүчеләр яна торган фатир эченнән ике ир-атны алып чыккан

Янгын Даурия урамында 37нче йортның алтынчы катында булган.

Казанда янгын сүндерүчеләр яна торган фатир эченнән ике ир-атны алып чыккан
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Янгын сүндерүчеләр Казанда тугыз катлы йортта янгын чыккан фатирдан ике ир-атны коткарган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә кич Даурия урамында 37нче йортта янгын чыккан. Алтынчы каттагы фатир янган. Фатирда өч квадрат метр мәйданда диван һәм башка җиһазлар янган», – диелгән хәбәрдә.

Янгын сүндерүчеләр фатирда ике ир-атны табып алган, аларның берсе аңсыз булган. Махсус битлекләр ярдәмендә ир-атларны урамга алып чыкканнар һәм берсен табибларга тапшырганнар.

Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны кыска вакытта сүндергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot