news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгын сүндерүчеләр ут капкан йорттан 85 яшьлек әбине һәм сабый баланы коткарган

Латыш Укчылары урамындагы 3нче йортта газ колонкасы дөрләп кабынып китеп, тарттырылган түшәмгә ут капкан.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Казанда янгын сүндерүчеләр ут капкан йорттан бер яшьлек баланы һәм 85 яшьлек әбине коткарган. Бинадан барлыгы җиде кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын кичә көндез Латыш Укчылары урамындагы 3нче йортның бер фатирында чыккан.

Бу вакытта фатирда хуҗабикәнең апасы булган. Ул янгын сүндерүчеләргә газ колонкасы дөрләп кабынып китеп, шуның аркасында тарттырылган түшәмгә ут кабуын әйткән. Ялкын телләре тиз арада коридор һәм бүлмәне ялмап алган, фатир төтен белән тулган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре утны бик тиз сүндергән. Янгында зыян күргән әбине 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot