news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгын сүндерүчеләр ут капкан фатирдан 45 яшьлек ир-атны коткарган

Янгын кичә иртән Бигичев урамындагы 16нчы йортта чыккан.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Казанда янгын сүндерүчеләр тугыз катлы йорттагы ут капкан фатирдан 45 яшьлек ир-атны коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бигичев урамындагы 16нчы йортның бишенче катында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 9.57 сәгатьтә килде», - дип белдерделәр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтендә.

7нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга җиде минут эчендә килеп җиткән. Алар бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән куе төтен чыгуын, тәрәзә төбендә утырган ир-атның ярдәм сорап кычкыруын күреп алган.

Ут белән көрәшүчеләр автобаскыч ярдәмендә фатирга күтәрелгән һәм ир-атка аска төшәргә ярдәм иткән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны 20 минут эчендә сүндергән. Фаҗигадә беркем дә зыян күрмәгән. 45 яшьлек фатир хуҗасы хастаханәгә барудан баш тарткан.

Нәтиҗәдә, 4 квадрат метр мәйданда диван һәм башка әйберләр янып беткән. Янгын чыгуга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәп булырга мөмкин дип фаразлана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot