news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгын чыккан фатирдан бала белән хатын-кызны коткарганнар

Казанда янгын сүндерүчеләр Чуйков урамында янгын чыккан фатирдан бала белән хатын-кызны коткарган.

Янгын Чуйков урамындагы 7 номерлы йортның бишенче катындагы ике бүлмәле фатирда була. Биредә 1,5 квадрат метр мәйданда өй җиһазы янган.

«Татар-информ»га РоссияГадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, коткарылучы битлеге ярдәмендә 58 яшьлек хатын-кызны һәм 5 яшьлек баланы алып чыкканннар.

Хатын-кызга Республика клиник хастаханәсендә, ә балага Республика балалар клиник хастаханәсендә ярдәм күрсәтәләр.

Янгын сәбәбе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot