news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгын чыккан фатир хуҗабикәсе котылу өчен балконнан чыккан

Татарстан башкаласында Восход урамындагы торак йортта янгын чыккан. Янгын урыныннан видеоны шаһитлар социаль челтәрләрдә чыгарды. Кадрларда фатир хуҗабикәсе янгыннан котылу өчен балконнан чыкканы күренә. Тулырак мәгълүматны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Янгын икенче каттагы фатирда булган. Янгын мәйданы ике квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр хатын-кызны коткарган, аны ашыгыч ярдәм медикларына тапшырганнар.

Янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре ачыкларга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot