news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгын чыккан фатир балконыннан бер ир-атны коткарганнар

Янгын Әмирхан урамындагы йортның дүртенче катында булган.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Казанда янгын чыккан фатирның балконына чыгып баскан ир-атны коткаручылар дүртенче каттан төшергән. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Янгын Әмирхан урамында урнашкан 10нчы йорт фатирында чыккан. Ир, төтеннән һәм уттан сакланып балконга чыккан һәм ярдәм сораган», - дип әйттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Нәтиҗәдә, янгын сүндерүчеләр автобаскыч куеп, бу ир-атны дүртенче кат балконыннан җиргә төшергән. Бер кеше дә зыян күрмәгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot