news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгын чыккан биш катлы йорттан 73 кеше эвакуацияләнгән

Совет районы Гвардия урамындагы 22нче йортта янгын чыккан.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Казанда янгын чыккан биш катлы йорттан 73 кеше эвакуацияләнгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә үзәк янгын элемтәсе пунктына Совет районы Гвардия урамындагы 22нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә.

Урынга 6 һәм 7нче эзләү-коткару часте янгын сүндерүчеләре, авария бригадалары, полицейскийлар, табиблар һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре килә.

Бу вакытта ялкын телләре йортның беренче катындагы буш торган 20 квадрат метрлы бүлмәне камап алган була инде. Ут белән көрәшүчеләр «кызыл әтәч»не ун минут эчендә «авызлыклый».

Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрми. Янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан булырга мөмкин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot