Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда янгын аркасында «Мәдинә» кафесыннан 15 кеше эвакуацияләнде
Спартак урамындагы бинада электр щитына ут капкан.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда «Мәдинә» кафесыннан янгын аркасында 15 кеше эвакуацияләнде. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Спартак урамындагы бинада электр щиты януы турында хәбәр килде. Беренче номер буенча урынга Казан янгын сүндерүчеләре юл тотты.
Алар килгәнче үк 15 кеше – анда эшләүчеләр һәм кафега килүчеләр бинадан чыккан. 0,5 квадрат метр мәйданда чыккан янгын сүндерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз