news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгын аркасында биш катлы йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр

Янгын Химиклар урамындагы бер йортта чыккан.

Казанда янгын аркасында биш катлы йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр
соцсети

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Казандагы биш катлы йортта яшәүчеләрне бер фатирда чыккан янгын аркасында эвакуацияләгәннәр. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Узган төндә Химиклар урамында янгын чыкты. Дүртенче каттагы бер бүлмәле фатирда әйберләр янган, ут керү ишеген дә камап алган була”, - дип сөйләделәр министрлыкта.

Янгында 60 яшьлек хатын-кыз төтен белән җиңелчә генә агуланган. Аңа хастаханәдә дәвалану таләп ителмәгән.

Коткару битлекләре ярдәмендә янгын сүндерүчеләр баскычлар буенча подъездда яшәүче биш кешене эвакуацияләгән.

Беренче мәгълүматлар буенча, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot