news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янган йортта табылган ир-атны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган

“Виктория-Заречье” бакчачылык ширкәтенең бер йортында янгын сүндергәндә пычак яралары булган 67 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылган.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Тикшерүчеләр Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында янгын сүндергәндә табылган ир-атны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

20 августта “Виктория-Заречье” бакчачылык ширкәте йортында янгын сүндергәндә пычак яралары булган 67 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табыла. Йортта җиңел кабынучан сыеклык исе булган.

Әлеге факт нигезендә “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Башлангыч мәгълүмат буенча, Дәрвишләр бистәсенең 31 һәм 36 яшьлек ике кешесе спиртлы эчемлек кулланганда кеше үтергән. Әлеге эшкә үзенең катышы барлыгын 36 яшьлек ир-ат танымаган. Ир-ат сак астына алынган, аңа гаепләү белдерелгән.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр икенче шикләнелүче кешене эзли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot