news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда янган шәхси балалар бакчасы лицензиясез эшләгән булган

Балалар бакчасының түбәсендә янгын дүшәмбе көнне, 26 августта чыккан. Ул чагында анда 12 сабый һәм ике тәрбияче булган.

Казанда янган шәхси балалар бакчасы лицензиясез эшләгән булган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Казанның Константиновка бистәсендә янган «Земля детей» шәхси балалар бакчасы лицензиясез һәм рөхсәт документларыннан башка эшләгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бинада Дәүләт янгын күзәтчелеге тарафыннан профилактика чаралары балалар бакчасының белем бирү эшчәнлегенә рөхсәт документлары алу процедурасын узмавы аркасында үткәрелмәгән. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы объектлары реестрында әлеге оешма юк. Милеккә документлар торак йорт кебек рәсмиләштерелгән», - дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Янган бинаның 31 яшьлек "бизнесвумен"ныкы икәнлеге ачыкланган. Ул әлеге йортта өч яшьтән кечерәк сабыйлар өчен балалар клубы оештырган.

Янгын балалар бакчасы урнашкан бинаның электр челтәре авария режимында эшләү сәбәпле чыккан дип фаразлана. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, 26 августта Константиновка бистәсенең Привольная урамындагы шәхси балалар бакчасында янгын чыккан. Бу вакытта бинада 14 бала һәм ике тәрбияче булган.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны 15 минут эчендә сүндергән. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100