Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда янган сәүдә күшәге хуҗалары төгәлсезлекләр өчен ике тапкыр җәзага тартылган булган
Соңгы тапкыр планнан тыш тикшерү 2016 елның декабрендә узган.
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Кичә янгын чыккан «Сәүдә бистәсе» – «Торговая слобода» сәүдә күшәгендә дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре соңгы ел ярым эчендә планнан тыш ике тикшерү үткәргән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ике тикшерүдә дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылу ачыкланган.
Планнан тыш беренче тикшерү 2015 елның октябрендә узган. Ул вакытта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тугыз пункт буенча төгәлсезлекләр теркәгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә җиткерүләре буенча, алар зур төгәлсезлекләр түгел.
Шуңа да кармастан, «Үзәк базар» административ җаваплылыкка тартылган һәм 100 мең сум штраф салынган.

Икенче планнан тыш тикшерү 2016 елның февралендә үткәрелгән. Ул чакта биш төгәлсезлек төзәтелгән булган, калган дүртесе өчен 3 мең сум штраф салынган. Җитешсезлекләрдән эвакуация планы булмау, лампочкаларга плафоннар куелмау ачыкланган булган. Төгәлсезлекләр тикшерүдән соң бетерелгән.
Киләсе планлы тикшерү биредә быел октябрьгә билгеләнгән була.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә җиткерүләре буенча янгын вакытында янгынга каршы сигнализация тиешенчә эшләгән. Искәртеп үтик, «Татар-информ» кичә Казан үзәгендә «Сәүдә бистәсе» күшәге яну турында хәбәр иткән иде. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр линиясендәге кыска ялганыштан чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз