news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Яндекс.Драйв” машинасы койманы җимереп, трамвай юлына чыккан

Юл-транспорт фаҗигасе бүген иртән Декабристлар урамында булган.

Казанда “Яндекс.Драйв” машинасы койманы җимереп, трамвай юлына чыккан
соцсети

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Казанда Төньяк вокзал каршында “Яндекс.Драйв” автомобиле койманы җимереп, трамвай юлларына чыккан. Авария урынында төшерелгән фотоларны социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.

Кадрлардан күренгәнчә, “Яндекс.Драйв” чит ил машинасы юлдан чыккан, койманы җимергән һәм трамвай юлында тукталып калган.

Шаһитләр авариянең бүген иртәнге дүрттә “Восстание-пассажирская” тимер юл станциясе янында булуын хәбәр итә. Аларның мәгълүматлары буенча каршеринг автомобиле рулендә хатын-кыз булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100