news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда яңа юл тамгасы барлыкка киләчәк

Казанда яңа юл тамгасы барлыкка киләчәк
Фото: kzn.ru

Казанда ясала торган яңа юл тамгасы 8.13 «Төп юл юнәлеше» юл билгесен кабатлаячак. Эшләр Вокзал – Путейская, Комсомол – Яруллин, Спартаков – Халев урамнары чатында башкарылачак. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

«Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, төп юл юнәлешен үзгәртә торган киселешләрдә юл хәрәкәте оешмасының мәгълүматлылыгын арттыру юлы белән, Казанда 8.13 «Төп юл юнәлеше» юл билгесен кабатлаучы эксперименталь юл билгеләрен куллана башладылар», – дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлегенең юл күзәтчелеге бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы полиция капитаны Илнар Шамилов. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100