news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яңа уку елында өч мәктәп ачарга җыеналар

Казанда бу елның 1 сентябрендә өч мәктәп ачарга ниятлиләр. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин «Татарстан онлайн» программасының туры эфирында шундый планнар белән уртаклашты.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Казанда туучылар санының артуы күзәтелә һәм булган мәктәпләрдә урыннар җитми. Мәктәпләрнең якынча 16-20 процент өлешендә ике смена белән укырга туры килә.

«Бөтен Татарстан буенча иң күп урыннар Казан мәктәпләрендә җитми», – дип аңлатты ул. Бу проблеманы хәл итү өчен өч яңа мәктәп ачу күздә тотыла.

«Быел Чистай урамында урнашкан 1224 урынлы мәктәп төзелешен тәмамлыйбыз. Шулай ук «Ферма» районындагы Гәрәев урамында 1501 урынга мәктәп төзелә. Тагын Горки-2 микрорайонында 18нче гимназиягә янкорма төзеләчәк. Чынлыкта янкорма – ул исем генә, ул чын мәктәп, тулы бер уку корпусы булачак. Шуңа күрә быел өч зур мәктәп тапшырыла», –  диде мэр.

Метшин сүзләренчә, Татарстан Россиядә мәктәпләр төзү буенча лидер булып тора (Мәскәү һәм Санкт-Петербургны санамыйча). Биш ел эчендә республикада 17 мәктәп һәм 54 балалар бакчасы төзеп тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100