news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яңа төзелгән йортта иң кыйммәтле фатир 60,5 миллион сум тора

Казан Россиянең яңа төзелгән йортта иң кыйммәтле фатирлар сатылган шәһәрләр исемлегенә керде. Татарстан башкаласында яңа төзелештә сатылган иң кыйммәтле фатирның бәясе 60,5 миллион сумны тәшкил итә. Бу Restate мәгълүматларыннан күренә.

Потенциаль сатып алучы бу бәягә 183 «квадратлы» мәйданлы дүрт бүлмәле фатир сатып ала ала. Әлеге йортта барлыгы 13 фатир була.

Шулай ук әлеге рейтингка Түбән Новгородтагы яңа төзелеш кергән. Биредә шул ук 60 миллион сум акчага 241 квадрат метр мәйданлы 5 бүлмәле фатир тәкъдим итәләр.

Иң кыйммәтле фатир Мәскәүдә, ул 2,5 миллиард сум тора. Бу 433 квадрат метрлы 5 бүлмәле пентхаус бәясе.

Алга таба исемлектә – Санкт-Петербург. Биредә иң кыйммәтле студия табылган. Аның бәясе – 777 миллион сум. Мәйданы 463 квадрат метрны тәшкил итә.

Restate мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Россиядә бәясе 1 миллиард сумнан артык булган якынча 20 фатир сатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot