Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яңа төзелгән йортлардагы фатирларга бәяләр арту темпы кими башлаган
Апрельдә Казанда яңа төзелгән йортлардагы фатирларга бәяләр үзгәрмәгән диярлек. Бер квадрат метрның медиана бәясе бер айда 0,2 процентка кимегән 260 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Яндексның фатирлар буенча тематик эзләү сервисы аналитиклары хәбәр итте. Анализ нейрочелтәр ярдәмендә ясалган.
Татарстан башкаласы базарында инде икенче ай рәттән бәяләр арту темпы кимүе күзәтелә. Мартта бәяләр үсеше минималь дәрәҗәдә булган — фатирларның хаклары 0,5 процентка гына арткан. Фатирларның медиана бәясе дә үзгәрмәгән диярлек. Апрельдә ул, 0,4 процентка кимегән һәм 14,4 млн сум тәшкил иткән.
Бәяләр арту туктауга карамастан, Казан барыбер иң кыйммәтле миллионлы шәһәрләр исемлегендә кала. Ул бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша.
Республиканың башка шәһәрләрендә дә шундый ук тенденция күзәтелә. Чаллыда апрельдә яңа төзелгән йортлардагы фатирларга бәяләр 0,4 процентка арткан, ягъни бер квадрат метр өчен 158 мең сум тәшкил иткән.
Россиянең башка зур шәһәрләрендә дә бәяләр арту акрынаюы күзәтелә: апрельдә миллионлы шәһәрләрдәге фатирларның медиана бәясе нибары 0,3 процентка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз