Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яңа төзелгән йортларда ел башыннан бирле 8,1 мең фатир сатып алынган
Татарстан башкаласында 2025 елның унбер аенда яңа төзелгән йортларда фатир алу турында 8,1 меңгә якын килешү төзелгән. Бу «Яндекс Недвижимость» һәм «Пульс Продаж Новостроек» сервислары мәгълүматларыннан билгеле булды.
Сату күләме узган ел дәрәҗәсенә якын – 0,9 процентка кимү теркәлгән. Ел башыннан бирле сатылган фатирларның гомуми мәйданы 960 мең квадрат метрдан артык.
Шул ук вакытта, сервислар мәгълүматларына караганда, 2025 елның языннан Казанда яңа төзелгән йортларда фатир сатып алу турындагы килешүләр саны арткан.
Белгечләр активлык артуны төп ставка кимү циклы башлану, киләчәктә ипотека кредитларын рефинанслау мөмкинлеге уңаеннан кредит алучыларның оптимизмы, төзүчеләрдән махсус акцияләр һәм шартлар күп булу һәм якын киләчәктә кайбер ташламалы программаларның шартларында үзгәрешләр булуны көтү белән бәйли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз