Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яңа төзелгән фатирлар ел башыннан 1,5 процентка арзанайды
Казан 2026 елның беренче яртыеллыгында беренчел торак базарында квадрат метрның бәясе төшкән шәһәрләр рәтенә керде. «Фатирлар дөньясы» порталы мәгълүматлары буенча, Татарстан башкаласында «квадрат» бәясе 1,5 процентка кимегән һәм 250 463 сум тәшкил иткән.
Шул ук вакытта Казанда фатирның уртача бәясе, киресенчә, 0,6 процентка арткан һәм 12 746 056 сумга җиткән. Бу тәкъдим структурасының үзгәрүе белән бәйле – сатуда арзанлы лотлар азайган.
Квадрат метрның абсолют бәясе буенча Казан илнең 70 зур шәһәре арасында 4 нче урынны алып тора, Мәскәүдән (475 478 сум/кв.м), Сочидан (423 461 сум) һәм Санкт-Петербургтан (303 231 сум) калыша. Шул ук вакытта Мәскәү өлкәсе 225 879 сум/кв.м күрсәткече белән – алтынчы урында, ә Казан Түбән Новгородтан (209 501 сум) һәм Владивостоктан (204 620 сум) алда бара.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, күчемсез милек базарында ихтыяҗ югары түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз