news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яна торган суднодан кешеләрне коткардылар

Өйрәнүләрне Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, коткаручылар, медиклар уздырган.

(Казан, 7 май, “Татар-информ”). Казанда яна торган суднодан кешеләрне чыгарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Өйрәнүләр футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатына бәйле рәвештә бүген “Миллениум” күпере астында Казансу елгасында узды. Өйрәнүләрдә штаттан тыш ведомствоара ашыгыч хезмәт күрсәтү составында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, коткаручылар, медиклар катнашкан.

Террорчы, янәсе, катерда теракт оештырып, “Миллениум” күпере астында дүрт кеше утырган кечерәк көймәгә килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, суднода янгын башланган.

Янгынны катердагы пассажирлар үзләре генә сүндерә алмаган. Ыгы-зыгы, каушау башланган һәм ике кеше суга егылып төшкән. Берсе җәрәхәт алып, баткан. Икенчесе суда килеш ярдәм чакырган.

Гадәттән тыш хәл урынына, хәвеф сигналын ишетеп, “Чибис” катерында 2нче зона коткару отряды килеп җиткән. Алар бата башлаган кеше янына сак кына килеп, коткару түгәрәген ыргыткан, аннан бортка алып, табиб килгәнчегә кадәрге ярдәмне күрсәткән.

 Өйрәнүләрне МЧС һәм МВД хезмәткәрләреннән торган комиссия күзәткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100