news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яна торган фатирдан чыгарга омтылган ирне коткарганнар

Янгын мәйданы ике кв.метр тәшкил итте.

 (Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Казанда Адоратский урамында янгын сүндерүчеләр яна торган фатирдан чыгарга омтылган ирне коткарган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген сәгать 10.39да 112 бердәм номерына Адоратский урамы 32 йортта янгын турында хәбәр килде», – дип аныкладылар ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр тугыз катлы йортның өченче катында фатир януын ачыклаган. Фатирдан ирне чыгарып, «ашыгыч ярдәм» медицина хезмәткәрләренә тапшырдылар.

Һәлакәт нәтиҗәсендә 2 кв. метр мәйданда диван янып беткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot