news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яна торган фатирдан 77 яшьлек әбине коткарганнар

Янгын Карбышев урамындагы 47нче йортның 9нчы катында балконда чыккан.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Янгын Казанның Идел буе районында Карбышев урамындагы 47нче йортта чыккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын Карбышев урамындагы 47нче йортның 9нчы катында балконда чыккан. Анда җыелып яткан әйберләр янган. Янгында 77 яшьлек әби зыян күргән, аны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары алып чыккан.

Янгын турында хәбәр 2.44 сәгатьтә алынган. Урынга 7нче янгын сүндерү-коткару часте килгән. Фатир ишеге ачык булган. Коткаручылар фатирда әбине табып, медицина хезмәткәрләренә тапшырган.

Алты квадрат метрлы балконда янгын алты минутта сүндерелгән. Әби хастаханәгә озатылган.

Янгынның беренчел сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot