news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яңа Регби үзәге ачылды

Казанда яңа Регби үзәге ачылды
Фото: © «Татар-информ», Ирина Донова

Казанда яңа Регби үзәген ачу тантанасы булды. Объект «Тулпар» стадионы янында төзелгән һәм 1750 тамашачыга исәпләнгән. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Комплекска җылытыла торган кыр, тренировка газоны, фан-зона, фуд-корт, клуб кибете, чишенү бүлмәләре, тренажер залы, медицина блогы, сауна һәм массаж кабинетлары керә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үзәкне төзү республикада спорт инфраструктурасын үстерү буенча системалы эшнең бер өлеше булып тора. Ул искәрткәнчә, Казанда регби тарихы 1967 елда башлана, ул вакытта «Динамо» стадионында беренче күнегүләр уза.

«Динамо» стадионындагы беренче күнегүләрдән алып хәзерге гасырга кадәрге юл – үҗәтлек, традицияләр һәм җиңүләр юлы. Яңа үзәк республикада регби үсеше өчен принципиаль яңа шартлар тудыра», — дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе.

«Стрела-Ак Барс» РК баш тренеры Джей Пи Нил яңа стадионны төньяк ярымшарда иң яхшысы дип атады. «Хәзер, мондый стадион булганда, без нәтиҗәләрне яхшыртачакбыз һәм тагын да яхшырак чыгыш ясаячакбыз», - диде ул.

«Стрела-Ак Барс» уенчысы Тагир Гаджиев журналистлар белән әңгәмәдә шулай ук тәэсирләре белән уртаклашты.
«Күнекмәләр арасында ял итү өчен биредә барысы да бар. Миңа барыннан да бигрәк көч җыю өчен шартлар барлыкка килүе ошады — медицина аппаратлары, сауна һәм боз мунчасы», - диде Гаджиев.

Ул шулай ук яңа кырның сыйфаты турында әйтте. «Мин кырга бер атна элек үк чыктым. Ул «Тулпар»дагыга караганда да яхшырак. Өстәвенә, бездә хәзер 50 гә 60 зурлыктагы табигый өслекле кыр бар — бик яхшы шартлар», – дип белдерде.

Регби үзәген ачу – Татарстанда спорт проектларын гамәлгә ашыруның бер этабы. Якын арада Лениногорск, Алексеевск, Чүпрәле һәм Теләче районнарында дүрт футбол манежын файдалануга тапшыру планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot