news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Яңа ел төнендә салют булмаячак

Казанда Яңа ел төнендә салют булмаячак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан башкаласында Яңа ел төнендә салют аттырмаячаклар. Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Яңа ел төнендә салют булмаса да, яхшы кәеф тантана итәчәк», - дип искәртте спикер.

Абзалов билгеләп үткәнчә, Яңа ел каникулларында республикада кертелгән янгынга каршы махсус режим нигезендә пиротехника куллану тыела.

Хәер, казанлылар фейерверкларны мөстәкыйль рәвештә аттыра ала. Искәрмә рәвешендә, шәһәрдә бу максаттан дүрт мәйданчык – Гаврилов урамындагы мәйдан, Түбән Елга аръягы дамбасы, Каенлыктагы Сабан туе мәйданы каршындагы машина стоянкасы, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасындагы ипподром янындагы мәйданчык – оештырыла.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Әлмәттә Яңа ел төнендә салют аттырмаячаклары хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot