Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Яңа ел каникулларында айлык явым-төшем нормасының 70 проценты яуган
Казанда 1 гыйнвардан бирле 32 мм явым-төшем яуган – бу айлык норманың 70 проценты. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде. Татарстан башкаласында Яңа ел каникулларында, башлыча, җепшек кар яки яңгыр яуган.
«Моңа бәйле рәвештә юлларда көчле бозлавык булды. Юлларның машина йөри торган өлешләрендә бозлавыкка каршы материал белән эшкәртү комплекслы юл машиналары белән алып барылса, тротуарларның бөтен җиренә дә техника керә алмый. Шул сәбәпле, юл эшчеләреннән күбрәк кул хезмәте таләп ителде», – диде Куляжев.
Бүген юлларда 510 берәмлек техника һәм 640 юл хезмәткәре эшли.
«Бүгенгә төп бурыч – бозлавыкка каршы көрәш, тротуарларның кеше күп йөри торган өлешләрендә һәм Яңа ел бәйрәмнәреннән соң эшли башлаган социаль объектлар янындагы юлларда бозлавыкны бетерү. Бу мәсьәләне подрядчы оешмалар, заказчылар һәм тышкы төзекләндерү комитеты даими контрольдә тота», – дип йомгаклады башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз