news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Яңа ел чаралары 19 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр узачак

Казанда Яңа ел уңаеннан чаралар 19 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр шәһәрнең сигез мәйданчыгында узачак. Башкарма комитет карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Бәйрәмнәр түбәндәге мәйданчыкларда узачак: «Казан» гаилә үзәге территориясе, Иске Татар бистәсе, «Черек күл» паркы, Дәрвишләр скверы, «Сосновая роща» паркы, «Крылья Советов» паркы, Казан Кремленең ишегалды, шулай ук аерым план буенча «Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе» парклары.

Шулай ук Казан Башкарма комитеты Татарстан башкаласында Яңа ел бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты составын да эшләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot