Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә дүрт мәйданчыкта гына фейерверклар аттырырга рөхсәт ителә
25 декабрьдән Татарстанда махсус янгынга каршы режим гамәлгә керәчәк. Пиротехниканы куллануга чикләүләр Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорына кертелә һәм 2024 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Казанда әлеге көннәрдә пиротехниканы куллану өчен дүрт мәйданчык билгеләнде. Куркынычсызлыкны белгечләр күзәтәчәк, дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова аппарат киңәшмәсендә. Бу хакта Казан мэриясе яза.
«Әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бирергә кирәк. Фейерверкларны тыю афәтләрдән саклану өчен кертелә. Һәр ишегалдына без Эчке эшләр идарәсе һәм Хокук тәртибен саклау җәмәгать пункты хезмәткәрләрен куя алмаячакбыз, шуңа күрә мин район башлыкларына һәм Торак-коммуналь хуҗалык комитетына мөрәҗәгать итәм, халыкка пиротехника эшләнмәләрен куллану өчен мәйданчыклар турында мәгълүмат җиткерергә кирәк», – дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Фейерверкларны түбәндәге территорияләрдә кулланып була:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – Гаврилов урамындагы мәйданда;
Киров һәм Мәскәү районнарында – Түбән Заречье дамбасында;
Идел буе һәм Вахитов районнарында – Каенлыктагы «Сабантуй» мәйданчыгы каршындагы автомобильләр тукталышында;
Совет районында – ипподром янындагы мәйданчыкта, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз