Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә чыршы шәһәрчекләренең эш графигы билгеле булды
Татарстан башкаласында Яңа ел бәйрәмнәрендә чыршы шәһәрчекләре – 22.00 сәгатьтә, ә Яңа ел төнендә иртәнге өчкә кадәр эшләячәк. Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Барлык шәһәр чыршылары да ачылганнан соң 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, аннары иллюминация киметелә. Яңа ел төнендә исә эш режимы иртәнге өчкә кадәр озайтыла. Программа иртәнге икедә тәмамланачак, шуннан соң кешеләрнең фотога төшү һәм шәһәрчекләрдә йөрү өчен вакыты булачак», - дип ачыклык кертте ул.
Чыршы шәһәрчекләре 20 декабрьдә ачыла башлый, ә «Казан» Гаилә үзәгендәге үзәк чыршы 24 декабрьдә ачыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз