news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Яңа дулкын» концертларыннан соң бушлай махсус автобуслар билгеләнә

«Яңа дулкын» музыка бәйгесе узган вакытта – 20–26 август көннәрендә Казанда тамашачылар өчен бушлай шаттллар эше оештырыла. Кичке чыгышлар тәмамланганнан соң «Ак Барс Арена» стадионыннан дүрт автобус маршруты йөри башлый.Пассажирлар әлеге төр транспортка Чистай урамындагы «Ак Барс Арена» «футбол стадионы» тукталыш пунктында утыра ала. Автобуслар 21:30 сәгатьтән йөри башлый һәм халык тулган саен кузгалып китәчәк, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен, транспорт төп дүрт юнәлеш буенча билгеләнә:

1 нче маршрут (10 нчы микрорайонга кадәр): автобуслар Чистай, Ямашев проспекты, Академик Арбузов урамы, Җиңү проспекты (боҗра аша), Рихард Зорге һәм Юлиус Фучик урамнары буенча 10 нчы микрорайонга кадәр бара.

2 нче маршрут («Г.Тукай мәйданы» метро станциясенә кадәр): транспорт Чистай (борылыш ясап), Декабристлар урамнары буенча Кремль дамбасы аша Сул як Болак һәм Пушкин урамнары буйлап барачак.

3 нче маршрут («Восстание разъезды» тукталышына кадәр): маршрут Чистай, Ямашев һәм Ибраһимов проспектлары, Волгоград һәм Декабристлар урамнары («Яшьлек» метро станциясе янында тукталыш ясап), шулай ук Восстание урамы аша уза.

4 нче маршрут (Халев урамына кадәр): автобуслар Ямашев проспекты аша борылгач, Чистай, Фатыйх Әмирхан урамнары, «Миллениум» күпере аша, Вишневский, Нурсолтан Назарбаев һәм Павлюхин урамнары буенча хәрәкәт итә.

Исегезгә төшерәбез, 20–26 август көннәрендә Казанда халыкара «Новая волна/Яңа дулкын» музыка бәйгесе үткәрелә. Быел төп бүләк өчен биш илдән: Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Грузия һәм Россиядән 13 финалга узучы көч сынашачак. Финалда Татарстан җырчысы Игнат Изотов та катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot