Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Яңа әсәрләр. Повеcтьлар» китабын тәкъдим иттеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Кичә «Ногай» кунакханәсенең «Тукай» залында «Яңа әсәрләр. Повеcтьлар» китабын тәкъдим итү чарасы узды. Китап 1200 данә тираж белән Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты, ул өч талантлы авторны берләштерә. Басмага 2023 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган әдәби бәйгенең «Повесть» номинациясендә I, II, III урыннарга лаек булган әсәрләр тупланган. Алар – Фирдүс Гыймалтдиновның «Шом» (I урын), Марат Әмирхановның «Әлләче, татар-малай!» (II урын) һәм Лилия Гыйбадуллинаның «Әлиф ләм мим» (III урын) әсәрләре.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Лилия Гыйбадуллинаның «Әлиф ләм мим» повесте «Әлифба» китабы авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова турында. Бу – күренекле татар әдипләренә багышланган беренче китап. 2023 елда Сәләй Вагыйзовның тууына 115 ел тулды. Шул уңайдан тиздән китап авторы турында документаль фильм да дөнья күрәчәк. Фильмның режиссеры ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров.
«Минем әсәрем үзем өчен үзенә күрә бер сынау. Ул моңа хәтле ни сәбәпледер күләмле әдәби әсәрләр язылмаган, каләм әһелләре игътибарыннан ни өчендер читтә калган шәхесләргә багышлана. Аларның гыйбрәтле, ачы язмышларына. Ничә буын татар баласына туган тел нигезләрен, хәреф өйрәткән «Әлифба» авторлары Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың катлаулы да, мәртәбәле язмышларына багышланган әсәр. Аларның язмышларын мин аны повесть кысаларына сыйдырдым, ул тулы романнар язырлык, фильмнар төшерерлек. Мин батырлыгымны җыеп, кызыксынып бик ихластан әрнеп, тетрәнеп әлеге олы шәхесләрнең язмышларына пәрдә ачарга. Аларның тормыш фәлсәфәсен әлеге әсәр аша дөньяга чыгарырга омтылдым», – диде автор әсәре турында.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Тагын бер җиңүче әсәр – Марат Әмирхановның «Әлләче, татар-малай!» повесте татар-башкорт мөнәсәбәтләренә багышланган. Ул әлеге теманың бүгенге көн вазгыятендә аеруча мөһим булуын искәртеп үтте.
«Әлеге әсәрне җанисәп вакытында яза башладым. Дөресен әйтәм, аны бәйгегә тәкъдим иттем, ләкин үткәрерләр дигән уй булмады. Чөнки ул татар-башкорт мөнәсәбәтләренә нигезләнгән әсәр. Сәясәт безне баскан вакытлардан башлап, безнең арада ниндидер аңлашылмаучанлык яшәп килә. «Без башкортмы, татармы, нигә татар булып язылмыйсың? Нигә болай», – дигән сораулар белән борчыйлар. Үзара талашулар, чәкәләшүләр, шовинистик агымнар безгә кирәкми, без зыялы кеше булырга тиеш. Әлеге әсәрдә шушы фикерне җиткерә алганмындыр дип ышанам», – диде Марат Әмирханов әсәре турында.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Бәйгедә беренче урынны яулаган Фирдүс Гыймалтдиновның «Шом» әсәре – бүгенге көн татар әдәбиятының тирән мәгънәле һәм уйландыргыч повестьларының берсе.
«Повестьта кешенең эчке дөньясы, язмыш һәм тормыш мәгънәсен эзләү кебек катлаулы темалар күтәрелә», – дип тәкъдим иттеләр әсәрне.
«Әсәрдә үсә торган сюжет юк. Бөтен әсәр төп геройларның үзара диалогларына корылган, ләкин ул диалоглар безнең бүгенге тормышыбыз, халәтебез турында. Бер каләмдәшем әсәрне укыгач: «Бу безнең бүгенге тормышыбызның фотосурәте», – дип бәяләде. Сюжет әллә ни үсештә түгел, төп геройларның үзара сөйләшүе аша күңелгә «шом керә», – дип сөйләде автор Фирдүс Гыймалтдинов.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
- «Яңа әсәрләр. Повеcтьлар» китабын Декабристлар урамы, 2 йорттагы «Әдәби кафе»дан, Татарстан районнарындагы «Татмедиа» офисларында һәм интернеттагы сәүдә нокталарыннан алып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз