Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яңа ачылган хосписта намаз бүлмәсе эшли башлады
Бүген, 5 апрельдә, Казанда Бертуган Батталовлар, 16 адресы буенча урнашкан «Наташа» хосписы рәсми рәвештә ачылды. Хосписның намаз укый торган бүлмәсендә беренче җомга намазы укылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аны «Габдрахман Үтыз Имәни исемендәге Ал Таң» мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин җитәкләде. Җомга намазында 20 мөселман катнашты һәм Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазь тыңлады.
80 квадрат метр мәйданлы намаз бүлмәсе 50 кешене сыйдыра. Алга таба «хоспис мәчете»ндә пациентлар белән рухи әңгәмәләр уздыру, намазлар һәм Коръән уку, дога кылу көтелә.
Хосписта имам авыруларны һәм аларның якыннарын аерым бүлмәдә кабул итәчәк. Тәһарәтханә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз