Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яңа ачылган «Камил» мәчете борынгы Болгар корылмалары стилендә эшләнгән
Казанда Тынычлык бистәсендә бүген ачылган «Камил» мәчете борынгы Болгар корылмалары стилендә эшләнгән. Мәчет манарасы - Болгардагы XIV гасыр архитектура һәйкәленең «Кече манара» күчермәсе. Мәчет тыштан һәм эчтән Дагыстанның аксыл көрән ташы белән тышланган.
«Без татар мәчете турында сөйләгәндә, кайсы мәчетнең татар мәчете булуы турында озак бәхәсләшә алабыз. Әмма «Кече манара» 100 процент татарныкы дип беркем дә бәхәсләшмәячәк», — дип ышанып әйтте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Мөфти сүзләренчә, беренчел уй мәчеткә кергән кеше үзен X гасырда хис итүендә булган. Әмма эш барышында батареялар, микрофон һәм XXI гасырның башка «артефактлары» барлыкка килә.
Болгарның борынгы корылмалары элементларын куллануга карамастан, мәчетне заманча итү мөмкин була.
«Без мәчеткә заманчалык кертергә тырыштык. Бу инженерлык карарларында күренә. Мәчет эченә классик люстралар куймадык, интерьерны заманчалаштырырга теләдек», – дип сөйләде «Татар-информ»га «Казан Экспо» генераль директоры Роберт Миңнегалиев.
Казан шәһәренең Тынычлык бистәсендә «Камил» мәчете ачылышында Рөстәм Миңнеханов, шулай ук яңа мәчет имамы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз