Казанда янә температура рекорды куелды
Татарстан башкаласында максималь һава температурасы инде өченче көн рәттән теркәлә.
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). 16 майда Казанда янә температура рекорды куелды. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстан башкаласында максималь һава температурасы инде өченче көн рәттән теркәлә.
Әйтик, Казан-опорная һәм Казан-аэропорт метеостанцияләрендә һава температурасы +32 градус тәшкил иткән, Казан-Сокол станциясендә исә +32,2 градуска кадәр күтәрелгән.
Моннан алдагы максималь температура 1995 елның 16 маенда теркәлгән һәм +30,2 градус тәшкил иткән.
«Татар-информ» агентлыгы 15 майда Казанда температура рекорды куелуы хакында хәбәр иткән иде.