Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яман шеш амбулатор үзәге барлыкка килергә мөмкин
Анда Идел буе һәм Совет районының бер өлешенә махсус медицина ярдәме күрсәтелер дип планлаштырыла.
(Казан, 3 март «Татар-информ»). Казанда 2016 елда яман шеш белән авыручылар саны да арткан – 37 мең авыру исәптә тора. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталына сәламәтлек саклау Идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев җиткергән.
Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында 2 нче дәрәҗәле яман шеш амбулатор үзәге оештыру проекты гамәлгә ашырыла. Анда Идел буе һәм Совет районының бер өлешенә махсус медицина ярдәме күрсәтелер дип планлаштырыла.
2016 елда Казанда туучылар саны 4,2 процентка арткан, ә үлүчеләр саны 2,7 проценка кимегән. Халыкның арту күрсәткече мең кешегә 6,8 промилле туры килә. Хәлфиев сүзләренә караганда, соңгы 8 елда Казанда халыкның табигый артуы күзәтелә.
2016 елда үлем сәбәбе булып күп очракта кан әйләнеше системасы авырулары тора. Моны киметү өчен халык вакытында медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә тиеш, дип искәрткән Илнур Хәлфин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз