news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ялган аракы саткан өчен 3 кеше хөкем ителгән

Суд карары буенча аларның һәрберсе 1 елда 6 айга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгән һәм 50 шәр мең сум штраф түләргә тиеш.

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”). Казан шәһәренең Идел буе суды 3 кешене шәһәрнең кибет һәм кафеларына ялган аракы сатканы өчен хөкем иткән. Кулга алган вакытта алардан 5 мең литр фальсификат тартып алынган, диелгән Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы сайтында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Суд Алмаз Әхмәтгалиев, Айдар Мөхамәдьяров һәм Артур Шаһиевның Казанда фальсификацияле алкогольне сату эшчәнлеген 2015 елның сентябреннән 2016 елның апреленә кадәр алып барганын ачыклаган. Спиртны башка төбәкләрдән көнкүреш товарлары рәвешендә ялланган йөк машиналары белән китергәннәр. Шуннан соң җинаятьчеләр фальсификатка су кушып, аларга танылган маркалар ярлыкларын ябыштырып, аны Казанның кибетләренә һәм кафеларына саткан.

Шундый партияләрнең берсен тапшыру вакытында җинаятьчеләрне кулга алганнар. Йөк машинасында 5 мең литр алкогольле 250 тартма табылган. Экспертиза тартып алынган сыеклыкның “кешенең сәламәтлеге һәм тормышы куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәвен” ачыклаган.

Җинаятьчеләр үз гаепләрен таныган.

“Суд карары буенча аларның һәрберсе 1 елда 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Шулай ук һәрберсенә дәүләт файдасына 50 мең штраф салынган”, - диелгән хәбәрдә.

Суд карарының әлегә гамәлгә кермәве искәртелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100