Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ялган акчаларны әйләнешкә кертүчеләр тоткарланган
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан полициясе хезмәткәрләре 5 мең сум номиналлы ялган акчаларны әйләнешкә кертүдә шикле Урта Азия республикаларыннан килгән 3 затны тоткарлаган. Шиклеләр үзләренең Казан территориясендә ялган акчаларны әйләнешкә кертүнең 55 тән артык очрагын таныган.
Гыйнвар башында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Казанга ялган 5 мең сумлык купюраларны әйләнешкә кертүдә шикләнелгән кешеләр килүе турында оператив мәгълүмат ала. Тикшерү барышында аларның Урта Азия якларыннан булулары һәм Чувашия Республикасы аша Мәскәүдән килүләре ачыклана. Чувашия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсеннән булган хезмәттәшләре белән берлектә, Татарстан полицейскийлары әлеге ялган акча таратучыларның кайдалыгын ачыклый. 22 һәм 26 яшьләрдәге 2 шикләнелүче башкаланың бер кафесында тоткарлана. Шәхсән тикшерү вакытында аларның берсе үз теләге белән ясалма биш меңлек купюраны күрсәтә.
Моннан тыш, полицейскийлар өченче шиклене дә тоткарлый. Ул алдан тоткарланучыларның 42 яшьлек якташы булып чыга. Хәзерге вакытта әлеге очрак буенча РФ Җинаять Кодексының 186нчы маддәсендә каралган җинаять сыйфатлары (ясалма акча яки кыйммәтле кәгазьләр ясау яки әйләнешкә кертү) буенча җинаять эше кузгатылган
Бу хакта ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз