news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ял көннәрендә көчле томан, карлы яңгыр көтелә

Нормадан 10 градуска югары аномаль җылы һава температурасында бозлавык фаразлана.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). 4 мартта Татарстанда төнлә һәм көндез көчле томан көтелә. Күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак булачак, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Ирина Трущина.

«Моннан тыш, норма буенча минус 9 градус урынына якындагы көннәрдә 10 градуска җылырак булачак. Ял көннәрендә юеш кар һәм яңгыр көтелә», – дип аңлата Ирина Трущина.

3 мартта кичен метеорологлар юеш кар, яңгыр һәм кайбер районнарда томан фаразлый. Һава температурасы минус 1дән плюс 1гә кадәр булачак. Юлларда бозлавык.

4 мартта шулай ук юеш кар, яңгыр һәм Казанның кайбер районнарда томан көтелә. Көндез һава температурасы 1-3 градус җылы булачак.

Шимбә һәм якшәмбедә Татарстанда карлы яңгыр, кайбер районнарда җиңелчә буран булуы мөмкин. Төнлә 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы. Көндез исә 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылыта.

6 мартта кайбер районнарда буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле – секундына 17 метрга кадәр. Температура төнлә – 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы, көндез 0-4 градус җылы. Юлларда бозлавык саклана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot