news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ял көннәрендә айлык норманың 60 проценты күләмендә кар яуган

Шәһәр урамнарыннан 3,5 мең тонна кар чыгарып түгелгән.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Казанда ял көннәрендә айлык норманың 60 проценты күләмендә кар яуган. Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Шәһәр урамнарыннан 3,5 мең тонна кар чыгарып түгелгән, бу эшкә 400гә якын эшче, 376 техника җәлеп ителгән, дип искәртте Игорь Куляжев.

«Якын көннәрдә дә шундый һава торышы сакланачак, кар һәм буран көтелә. Юл хезмәткәрләре җәяүлеләр, машина юллары һәм квартал эчендәге юлларны кардан арындыруга зур игътибар бирәчәк», - дип өстәде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100