news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда якын киләчәктә Әбу Хәнифә исемендәге мәдрәсә ачылачак

Кабарда-Балкариядә халыкара фәнни конференциядә чыгышында ТР мөфтие шул хакта белдергән

 (Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Кичә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кабарда-Балкариядә “Традицион диннәр: алтын урталыкка һәм дустанә мөнәсәбәтләргә чакыру” дип аталган халыкара фәнни конференциядә катнашты. Конференцияне Кабарда-Балкария Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды, “Халыкара ислам миссиясе” үзәк дини оешма, “Әл Васатыйя - Урталык” фәнни-мәгърифәтчелек үзәге оештырды. Нальчик шәһәрендә үткәрелгән чарага танылган ислам галимнәре, православие, яһүди оешмалары вәкилләре, дини уку йортлары ректорлары һәм башкалар җыелды, дип хәбәр итә ТР мөфтияте сайты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чарада чыгыш ясады. “Тынычлыкны саклауның иң әһәмиятле алымнары дип, мәгърифәтчелек, белем алу һәм традицион диннәргә таяну дип саныйм. Изге Коръәндә әйтелә: “Белгән белән белмәгән бер булырмы?!”(Коръән. Зүмәра сүрәсе, 9 аять). Безгә, Россия мөселманнарына, яшь буынга бүгенге заманга туры килгән белем бирергә кирәк, шул ук вакытта алар һәрнәрсәгә Ислам аша карарга тиешләр. Яшьләр үз илебездә гыйлем тупласын өчен Россиядә ислам мәгарифен үстерү мөһим. Безнең дини мәгариф дөньяның иң танылган ислам уку йортларына көндәш булырга тиеш”, - дигән фикерен җиткерде хәзрәт. Камил хәзрәт Казанда якын киләчәктә Әбу Хәнифә исемендәге мәдрәсә ачылачагын хәбәр итте. ТР МДН өчен инкыйлабка кадәрге татар дини мирасын торгызу һәм бүгенге заман дин галимнәрен тәрбияләү төп бурыч булып тора.

Чараны оештыручылар көч куллануга, террорчылыкка каршы мөрәҗәгать, Кабарда-Балкария Республикасы – тынычлык җире турында, яшьләрне Сирия һәм Ирактагы вакыйгаларда катнашудан тыю хакында фетвәләр кабул итәргә ниятләгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100