news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Якутск кешесенең йөз миллион сумлык бриллиант салынган савытын урлаганнар

Зыян күрүче Татарстан башкаласына зәркән күргәзмәсенә килгән компания вәкиле булып чыккан.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Казан аэропортында билгесез затлар Якутск кешесенең йөз миллион сумлык бриллиантлар салынган савытын урлаган. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Әлеге хәл 11 июльдә булган. Зыян күрүче Татарстан башкаласына зәркән күргәзмәсенә килгән компания вәкиле булып чыккан.

Ир-ат шәхси сак хезмәткәрләренә кыйммәтле асылташлар салынган савытларны төреп бәйләргә кушкан,. Әмма шулвакыт бу процесска ике билгесез кеше килеп кысылган. Алар ярдәм итәбез дигән булып, сиздермичә генә кыйммәтле ташлар салынган бер савытны урлап, билгесез юнәлештә юкка чыккан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot