news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Якутия виртуозлары” чыгыш ясый

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Саха Республикасыннан килгән “Якутия виртуозлары” Дәүләт скрипкачылар ансамбле концерт бирә

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Саха Республикасыннан килгән “Якутия виртуозлары” Дәүләт скрипкачылар ансамбле концерт бирә.

Залның концерт бүлегеннән алган хәбәргә күрә, бүгенге көндә “Якутия виртуозлары” ансамблен Россия сәнгатенең горурлыгы дип атарга була. Коллектив 1994 елда Саха Республикасының Югары музыка мәктәбе каршында оеша. Ансамбль белән республиканың атказнган артисткасы профессор Лариса Габышева, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе профессор Станислав Афанасенко һәм концертмейстер Надежда Петрова җитәкчелек итәләр.

15 ел эшләү дәверендә “Виртуозлар” дөньяның төрле илләрендә 1200дән артык концерт бирә. Мәскәү, Петербург калаларында, якын чит илләрдә дә чыгыш ясый алар.

Ансамбль берничә халыкара конкурс лауреаты исемен ала, Италиянең Кремон, Венгриянең Мишкольцтагы музыка фестивальләрендә Гран-при бүләгенә ия. Соңгы елларда коллективның ике компакт һәм бер DVD дисклары дөнья күрә. 2005 елда коллективка Дәүләт ансамбле статусы бирелә.

Быел ансамбльгә 15 яшь тула. Юбилеен “Якутия виртуозлары” Россиянең 40 шәһәренә сәяхәт кылып билгеләп үтә.     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100