Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Якупов укулары узачак
8 сентябрьдә Россия ислам институтында «XI Якупов укулары» узачак. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте шул турыда хәбәр итә.
Конференция барышында танылган дин әһелләре, галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре Вәлиулла хәзрәт Якупов (1963-2012) хакында истәлекләре белән уртаклашачак, аның фәнни һәм дини мирасын өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү буенча чыгышлар ясаячак. Моннан тыш, конференциядә аерым игътибар Вәлиулла Якупов тырышлыгы белән 1993 елда халыкка кайтарылган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллыгына багышланачак.
Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат Курамшин, тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институтының ислам теологиясы кафедрасы доценты, «Иман» нәшрияты директоры Нияз Сабиров, тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы доценты Наил Гарипов һ.б. бар.
Якупов укулары кысаларында Вәлиулла хәзрәт нигез салган, ел саен «Идел» журналы белән берлектә оештырыла торган «Таян Аллаһка!» әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы да булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз