news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яктырткыч баганасына бәрелгән җиңел машинага ут капкан

Юл-транспорт һәлакәте Тынычлык урамындагы “Нагорный" җәмәгать транспорты тукталышы янында булган.

Казанда яктырткыч баганасына бәрелгән җиңел машинага ут капкан
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Казанда “Лада" машинасы урам яктырткычы баганасына килеп бәрелгән һәм машинага ут капкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Машина Тынычлык урамы буйлап Себер тракты ягына табан хәрәкәт иткән. "Нагорный" тукталышы янында машина ут баганасына барып бәрелгән. Шуннан соң аңа ут капкан”, – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Машина йөртүче салоныннан үзе чыккан. Урынга килгән 71нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре машинага капкан утны биш минут эчендә сүндергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100