news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Яхшы күргәзмә” ачыла

Бүген Казанның “Эбиволь” галереясендә танылган фото остасы Михаил Соколовның “Яхшы күргәзмә” дип аталган шәхси фотоэкспозициясе ачыла

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның “Эбиволь” галереясендә танылган фото остасы Михаил Соколовның “Яхшы күргәзмә” дип аталган шәхси фотоэкспозициясе ачыла.
Галереядән “Татар-информ”га хәбәр ителгәнчә, Михаил Соколов массакүләм мәгълүмат чараларында профессиональ эшчәнлек белән 1991 елдан бирле шөгыльләнә. Аның фотолары Казан, Мәскәү басмаларында, шул исәптән «EPA» Аурупа матбугат агентлыгында, «Сэкай Ниппо» Япония басмасында, «Казанские ведомости», «Вечерняя Казань», «Республика Татарстан», «Шәһри Казан», «Татарстан яшьләре», «Милиция, законность, правопорядок» гәзитләрендә, «Татарстан», «Казань», «Идел», «Сөембикә» журналларында басыла. Михаил Соколов шулай ук «Вечерняя Москва», «Ведомости», «Комсомольская правда», «Аргументы и факты», «Жизнь» редакцияләре белән хезмәттәшлек итә. Илебез һәм чит илләрдәге күргәзмәләрдә актив катнаша. Бүгенге көндә Михаил Соколов - «КоммерсантЪ» Идел-Урал вәкиллеге фотохезмәте җитәкчесе булып эшли.
“Яхшы күргәзмә”дә фото остасы 40ка якын хезмәтен тәкъдим итәчәк. Аларның персонажлары - гади кешеләр, руханилар, җәнлекләр һәм серле табигать дөньясы. Автор үз алдына күргәзмә аша халыкны үз иҗаты белән таныштыру максатын куя.
Михаил Соколов әйткәнчә, экспозициядә ул әйләнә-тирәгебездә очрый торган яхшы күренешләрне генә сурәтләргә тырышты. “Мин фотога төшергән һәр нәрсәне яратам. Ярату хисе мине иҗатка илһамландыра”, - дип белдерә фотограф.
Күргәзмә 3 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аннан соң талантлы фоторепортер, махсус шәхси күргәзмә оештырып, иҗатының 20 еллыгын билгеләп үтәргә ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot