news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Яхин исемендәге классик музыка фестивале Гала-концерт белән төгәлләнәчәк

Гала-концертта Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "La Primavera" оркестры, танылган җырчылар катнашачак.

(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ") Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ноябрь, икенче ел инде, күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале уза торган ай. Быелгы фестиваль 25 ноябрьдә зур Гала-концерт белән тәмамланачак, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

Рөстәм Яхинның тууына 95 ел тулуга багышланган фестиваль кысаларында, 12 ноябрьдә музыкант, СССРның халык артисты Элисо Вирсаладзе чыгыш ясый. II классик музыка фестивале 25 ноябрьдә Гала-концертта Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "La Primavera" оркестры, пианист Рэм Урасин, шулай ук Альбина Шаһиморатова, Идрис Газиев, Резидә Галимова, Георгий Ибушев, Филүс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, Екатерина Воронцова кебек танылган җырчылар катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100